Фирдант Нуриәхмәтов, Фирдант Сәлимҗан улы Нуриәхмәтов; иҗади псевдонимы — Салиравия (Фирдант Салимьянович Нуриахметов; 1961 елның 5 декабре, СССР, РСФСР, БАССР, Караидел районы, Караяр) — скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (1993 елдан), Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2012). Башкортстан Республикасының М. В. Нестеров исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2017). Салават Юлаев премиясе лауреаты (2026).
Тәрҗемәи хәле 1961 елның 5 декабрендәФирдант Нуриахметов Вконтакте БАССРның Караидел районы Караяр эшчеләр бистәсендә (хәзер авыл) туган. Әтисе үлгәннән соң, бишенче сыйныфны тәмамлагач, Йөрүзән елгасында сал агызуда эшләгәнГульназ Данилова. В Уфе выставка "Из легенд" завершилась встречей с Фирдантом Нуриахметовым. Российская газета, 20.03.2024. 1972—1976 елларда Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге 4нче республика сәнгать интернат-мәктәбендә (хәзерге республика сәнгать интернат-гимназиясе) укыганВыпускники — члены творческих объединений РФ. rhgi.ru. Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган (1981). Махсус югары белемне Башкорт дәүләт педагогия институтының (хәзерге М. Акмулла исемендәге университет, Уфа, 1984—1989) сәнгать-графика факультетында алган (педагог БР атказанган рәссамы В. Г. Лобанов) Светлана Игнатенко. Нуриахметов (Салиравия) Фирдант Салимьянович. Художественный музей им. М.В. Нестерова Вконтакте, 9.01.2017. 1986 елдан республика, төбәкара, Бөтенроссия, Бөтенсоюз, халыкара, шул исәптән махсус (скульптура; декоратив-гамәли сәнгать) күргәзмәләрдә, 1988 елдан — «Таштагы скульптура» бөтенроссия һәм халыкара симпозиумнарында катнашып килә Нуриахметов (Салиравия) Фирдант Салимьянович. Персоны. Городская скульптура Санкт-Петербурга. 1990 елдан З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясенең сынлы сәнгать факультетында укыткан.
«Таштагы скульптура» Бөтенроссия симпозиумнарында катнашкан: Уфа (1988, 1989, 1990, 1991, 1992), Пенза (1989, 1994), Ростов-на-Дону (1990), Рязань (1992, 1993), Азов (1992), Казан (1996), Мәскәү (2003, 2004); халыкара симпозиумнарда катнашкан: Элиста (1997), Сен-Жорж-де-Кото (Франция, 1998), Нефтекама (1998), Уфа (1999), Кутаиси (2001), Петергоф (Ленинград өлкәсе, 2005), Уфа (2016). Әсәрләр югарыда аталган шәһәрләрнең паркларында һәм скверларында урнаштырылган.
Уфада М. В. Нестеровка мемориаль такта (2012) һәм һәйкәл (2015Александр Смирнов. В Уфе состоялось открытие памятника художнику Михаилу Нестерову. Башинформ, 11.12.2015; В. Лобанов белән берлектә, Н. Калинушкин эскизы буенча) авторы.
Иҗаты Заманча скульптур пластика өлкәсендә, бигрәк тә модернизм стилендә эшләүче танылган осталарның берсе. Мәрмәр, гранит, , доломит, известьташ, бронза, алюминий, кургаш кулланып, станлы, монументаль-декоратив һәм парк скульптурасы, медальер сәнгате әсәрләре иҗат итәГ.Ф.Вәлиева-Сөләйманова. Нуриәхмәтов Фирдант Сәлимҗан улы. Татарская энциклопедия TATARICA.
Металл, агач, папье-маше, буялган киндер, ясалма материаллардан монтажланган объектлар авторы. Уннан артык әсәре скульптура симпозиумнары вакытында иҗат ителгән һәм Уфа, Казан, Пенза, Рязань, Элиста, Ростов-Дон һ.б. шәһәрләрдә куелган: «Әсир» (Уфадагы парк, 1990), «Кеше-тәхет» (Рязань курчак театры каршындагы мәйданчык, 1993), «Вакыт» (Пенза урамнарының берсендә, 1994), «Казанга багышлау» («Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданчык, 1996), «Тулпар» (Уфа, 1999), «Ай колоннасы» (Уфа, 2002–2005).
Рәссамнар портретлары («Н. Калинушкин», 1990; «М. Назаров», 1997; «Юкин», «Кокурин», икесе дә — 2000), тематик композицияләр («Эпитафия», 1989, «Чагылдыру», 1991; «Мәхәббәт колоннасы», 1992–1994 һ.б.), вак пластикалар («Таң кошы», 2003) авторы .
Уңышлары 1996 — «Таштагы скульптура» Бөтенроссия симпозиумы (Казан) медале иясе. 1999 — «Сәнгатьтә тарих» республика күргәзмә-конкурсының «Скульптура» номинациясендә I премия иясе. 1999 — Уфада халыкара скульптура симпозиумы дипломанты. 2001 — «Таштагы скульптура» халыкара симпозиумының (Кутаиси) II дәрәҗә лауреаты. 2004 — Салават Юлаев һәм аның тарафдарларының шәхесенә һәм батырлыкларына багышланган иң яхшы сынлы сәнгать әсәренә Республика конкурсының «Скульптура» номинациясендә I дәрәҗә лауреаты. 2005 — Петергофтагы (Ленинград өлкәсе) халыкара скульптура симпозиумының «Петергофка 300 ел» медале иясе. 2008 — «Башкортстан Республикасының сынлы сәнгате» республика күргәзмә-конкурсының «Скульптура» номинациясендә лауреат (Уфа). 2010 — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган республика рәсем сәнгате күргәзмә-конкурсының «Скульптура» номинациясендә лауреат. 2018 — Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия күргәзмәсенең (Уфа) «Скульптура» номинациясендә лауреат.
Шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә (1996, К. Гобәйдуллин, И. Тонконогий белән берлектә), Уфада (2022Илюза Капкаева. Роза ветров Фирданта Нуриахметова. «Вечерняя Уфа», 28.10.2022, 2024Лилия Зимина. Фирдант Нуриахметов: тени не исчезают, они живут во мне. «Уфимские ведомости», 21.03.2024) үткәрелә. Әсәрләре Дәүләт Третьяков галереясендә (Мәскәү), (Санкт-Петербург), М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда (Казан), И. П. Пожалостин исемендәге Рязань өлкә , Владимир-Суздаль дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать , Россия һәм чит илләрдә (Австрия, Венгрия, Франция) шәхси коллекцияләрдә сакланаФ. М. Миннигулова. Нуриахметов (Салиравия) Фирдант Салимьянович. bashenc.online.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1997 — «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале 2002, 2005 — Россия Сәнгать академиясе дипломанты (Мәскәү). 2007 — Россия Рәссамнар берлеге дипломанты (Мәскәү). 2011 — Россия Рәссамнар берлегенең «Рухилык. Традицияләр. Осталык» алтын медале (Мәскәү) 2012 — Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы 2017 — Башкортстан Республикасының М. В. Нестеров исемендәге Дәүләт премиясе 2026 — Салават Юлаев премиясе — «41 нче ел хатын-кызлары» («Труженицы тыла в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.») «Труженицы тыла в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» һәйкәле өчен (төркем эчендә)Азат Гиззатуллин. Радий Хабиров вручил госпремии имени Салавата Юлаева. Башинформ, 9.10.2026
Искәрмәләр
Сылтамалар Памяти Николая Калинушкина (1948—2004). museum-nesterov.ru Нуриахметов (Салиравия) Фирдант Салимьянович. РО ВТОО "Союз художников России" Республики Башкортостан Г.Ф. Вәлиева-Сөләйманова. Нуриәхмәтов Фирдант Сәлимҗан улы. Татарская энциклопедия TATARICA
Төркем:ССРБ скульпторлары Төркем:Башкортстан скульпторлары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган рәссамнары Төркем:Михаил Нестеров исемендәге премия лауреатлары Төркем:«Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр