Марина Голуб, Марина (Мария) Григорий кызы Голуб Голуб — үги әтисенең фамилиясе (, 1957 елның 8 декабре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү — 2012 елның 9 октябре, шунда ук) — совет һәм РФ кино һәм театр актрисасы, телевидениедә тапшырулар алып баручы, РФ атказанган артисты (1995).

Тәрҗемәи хәле 1957 елның 8 декабрендә Мәскәүдә туган. Әнисе — Людмила Голуб, актриса. Марина Мәскәүдә 33нче мәктәпне (1975), МХАТның мәктәп-студиясен (Виктор Монюков (Франке) классы, 1979) тәмамлаган. Мәскәүнең «Гоголь-центр» театрында беренче мәртәбә сәхнәгә чыга. 1979-1981 елларда «Москонцерт» берләшмәсендә юмор-сатира өлкәсендә эшли. 1981-1987 елларда Аркадий Райкинның миниатюралар театрында хезмәт итә. 1987-2002 елларда Мәскәү яһүд «Шалом» театрында. 2002 елдан Мәскәүнең А. П. Чехов исемендәге театрында.

Кино Кинодагы беренче мөһим роле дип, «Петрның яшьлеге» (, режиссер Сергей Герасимов, 1980) фильмындагы Вера ролен атый. Уйнаган картиналары: «Мескен гусарны яклап сүз әйтегез» (, 1980), «Өрәкле йорт» (, 1981), «Ширли-Мырли» (1995), «Россиянең эзләү кыйраллары» (, 1996), «Туй» (, 2000), «Бишенче почмак» (, 2001), «Хәрәкәттә» (, 2002), «41-нең июнендә» (, 2003), «Вера өчен машина йөртүче» (, 2004), «Ярлы туганнар» (, 2005), «Корбан булып кыланып» (, 2006), «Капуциннар бульварыннан килгән кеше» (, 2010) һ. б. 2000 еллар башыннан сериалларда төшә: «Дронго», «Дневник убийцы» (2002), «Маросейка, 12» (2003), «Даша Васильева 3. Любительница частного сыска» (2004), «Иван Подушкин. Джентльмен сыска-2» (2007) һ. б.

«Россия-1» телевидение каналында «Иртәнге почта» (), «Хәерле иртә!» (), «Кызлар» () тапшыруларын алып бара.

2012 елның 9 октябрендә актрисаның гомере вакытсыз — юл һәлакәтендә өзелә Актриса Марина Голуб разбилась насмерть в ДТП. km.ru, 10.10.2012.

Шәхси тормышы Беренче мәхәббәте — актер Дмитрий Золотухин. МХАТ мәктәп-студиясендә бергә укыганнар. I ире (1986 — 1987 елларда) — бизнесмен Евгений Тройнин (1953 елда туган). Кызлары Настя. II ире (1988 елда өйләнешкәннәр) — Волгоград университеты студенты, соңыннан актер Вадим Долгачев (1959 елгы). III ире (ун еллап) — актер Анатолий Белый (Вайсман) (1972 елгы). Соңгы мәхәббәте — бизнесмен Михаил Кравченко (? — 2012) Сердечные тайны Марины Голуб. eg.ru, 14.10.2012 Своего второго мужа Марина Голуб встретила в Волгограде. «Комсомольская правда», 10.10.2012.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1995 — РФ атказанган артисты 2008 — Дуслык ордены (РФ)

Әдәбият Декабрьдә кабынган йолдызлар. Марина Голуб. «Сөембикә», 2017 ел, декабрь, 63 нче бит.

Сылтамалар Марина Голуб. IMDb Марина Голуб истәлегенә багышланган сайт

Искәрмәләр

Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе актрисалары Төркем:Россия актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлаучылар Төркем:Телетапшырулар алып баручылар Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Россия кино артистлары