Күкертле су тудыргыч () - төссез, черегән йомырка исле янучан газ, су тудыргыч һәм күкертнең бинар химик кушылмасы. Этанолда яхшы, суда начар эри; күп металлар белән тәэсир итешә. Химия сәнәгатендә кайбер кушылмаларны синтезлау, күкерт, күкерт әчелеге һәм сульфидларны алу өчен кулланыла. ванналары дәвалану максатында кулланыла. Водород сульфиды (сероводород), H2S- водород белән күкерт кушылмасы; бозылган күкәй исе килгән төссез һәм зәхәрле газ; кайнау температурасы — 60,38°, сыеклану температурасы — 8,29°, суда эреп, сульфид кислотасы хасил була; бу кислотаның тозлары сульфидлар дип атала. Составында 2 валентлы кэкерт булганга күрә водород сульфиды кöчле кайтаручы булып тора. Водород сульфиды техникада нефть, табигый һәм сәнагать газларын кайтару юлы белән, лабораториядә исә металл сульфидларына концентрациясе киметелгән сульфат кислотасы тәэсир итеп алына. Aналитик химиядә катионнарны ачыклауда кулланыла. Моляр массасы 34 г/моль, тыгызлыгы 1.19. Эшләп чыгару объектларында ПДКсы 10 мг/м3, торак пунктларында 0.008 мг/м3. Водород сульфиды газы зәхәрле булып, 1.4 мг/м3 кискен ис сизелә, 10 мг/м3 тан артканда исе кимеп, күз ярсынуы, тамак қычытуы, хәлсезлек булып йокы килә.
Искәрмәләр
Төркем:Су тудыргыч кушылмалары Төркем:Күкерт кушылмалары