Мангалартһа (Кхмер телендә:មង្គលាថ៌ - Монгкулатһак), яки Көнчыгыш Прасат Түбәсе (Кхмер телендә:ប្រាសាទតុបខាងកើត) яки 487 Һәйкәл (Кхмер телендә:ប្រាសាទលេខ៤៨៧), ул Камбоджада, Ангкорда Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул Ангкор Тһомда Җиңү Юлыннан көньякта, Җиңү Капкасыннан 300 м алдында башланган джунглида юлның ахырында урнашкан. Ул үсемлекләр үскән нигездә кечкенә хәрабә гыйбадәтханәдән гыйбарәт һәм монда Ангкорның башка гыйбадәтханәләренә караганда кеше әз килә. Ул безнең эраның 1295 елының 28 апрелендә багышланган булган, Freeman, Jacques 2006, p.120 моның турында без дүрт яклы язылган стела буенча беләбез, һәм ул Ангкорның төгәл датасы билгеле булган һәйкәлләренең берсе. Ул комташтан Джаяварман VIII хөкеме вакытында Вишнуизм тарафдары Мангалартха дигән брахман галим хөрмәтенә төзелгән булган. Higham, C., 2001, The Civilization of Angkor, London: Weidenfeld & Nicolson, Аның планы хач формасында һәм ул көнчыгышка ачыла, ә башка төп нокталарда фальш ишекләр. Санктуарий пулатында ике пот сыену урыны, берсе Мангалартханыкы һәм икенчесе әнисенеке, аның пьедесталы һаман урында. Фронтоннар җирдә ята. Алар Шешада ятучы Вишнуны, Тривикраманы (Вишнуның дөньяны янә яулап алу өчен өч адымын, дүрт куллы биюче Шиваны һәм Говардхананы күтәрүче Кришна сурәтләнгән.Glaize 1993, p.129 Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Mangalartha on Canby Publications website Mangalartha on Andy Brouwer's blog

Төркем:Һинд дине Төркем:Вишнуизм Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр Төркем:Камбоджада Һинд дине гыйбадәтханәләре