Аскар Мамин, Аскар Узакбай улы Мамин (, 1965 елның 23 октябре, ССРБ, Казакъстан ССР, Целиноград) — Казакъстан дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2019―2022 елларда ― Казакъстан премьер-министры. Казакъстанның шәрәфле тимер юлчысы (2012), шәрәфле төзүчесе (2013); Астана шәһәренең шәрәфле гражданины (2011).
Тәрҗемәи хәле
1965 елның 23 октябрендә Целиноградта (2019 елдан Нур-Солтан) туган. Целиноград төзүче инженерлар институтын (1996 елдан Л. Н. Гумилев исемендәге Ауразия милли университеты, составында), Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлы Хезмәт эшчәнлеген «Целинтяжстрой»трестында монтажчы булып башлаган.
1996 елдан — Астана шәһәре хакименең беренче урынбасары.
2005–2006 елларда — Казакъстан Республикасы Транспорт һәм коммуникацияләр министры.
2006–2008 елларда — Астана шәһәре хакиме (мэр).
2008–2016 елларда — «Қазақстан Темір Жолы» Милли Ширкәте» АҖ президенты. 2016 елның сентябреннән «Қазақстан Темір Жолы» Милли Ширкәте» АҖ Директорлар шурасы рәисе.
2016 елның 9 сентябреннән — Бәхетҗан Сагынтаев хөкүмәтендә: Казакъстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасарыУказ № 320 от 9 сентября 2016 года «О назначении Мамина А.У. Первым заместителем Премьер-Министра Республики Казахстан»..
2019 елның 25 февралендә Казакъстан Республикасы премьер-министры вазифасына билгеләнә.
2022 елның 5 гыйнварында, газ бәясе артуга бәйле массакүләм протестлар фонында, Казакъстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев, Казакъстан Республикасы Хөкүмәтенең отставкасын кабул итә, премьер вазифаларын башкаручы итеп Алихан Смаиловны билгели .
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2006 — Құрмет (Хөрмәт) ордены (Казакъстан) 2011 — 2нче дәрәҗә Барыс ордены (Казакъстан) 2013 — Почетлы легион ордены (Франция) 2013 — Абруйлык Хачы (Латвия) 2014 — Гражданлык хезмәтләре орденының Зур хачы (Испания) 2017 — Дустлик (Дуслык) ордены (Үзбәкстан) 2018 — «Астанага 20 ел» медале (Казакъстан) башка медальләр
Гаиләсе Хатыны Алтынай Касыйм кызы (1965). Балалары: улы Данияр (1986); кызы Динара (1991).
Сылтамалар Новым премьер-министром Казахстана стал Аскар Мамин. zakon.kz, 25.02.2019
Искәрмәләр
Төркем:Казакъстан сәясәтчеләре Төркем:Казакъстан премьер-министрлары Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Плеханов институтын тәмамлаучылар Төркем:Ауразия милли университетын тәмамлаучылар Төркем:«Құрмет» ордены кавалерлары Төркем:2нче дәрәҗә Барыс ордены кавалерлары Төркем:«Астанага 20 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Почетлы легион ордены кавалерлары Төркем:Абруйлык Хачы (Латвия) кавалерлары Төркем:«Дустлик» ордены кавалерлары