Миннесо́та ( ) — АКШның Урта Көнбатышында урнашкан штат, Төньяк-көнбатыш Үзәк регионына карый. Халык саны — 5,220,393 кеше (АКШта 21 нче урын, 2008 ел мәгълүматлары). Этник состав: алманнар — 37,3 %, норвеглар — 17,0 %, ирландлар — 12,2 %, шведлар — 10,0 %. Башкаласы — Сент-Пол. Иң зур шәһәре — Миннеаполис. Башка эре шәһәрләр: Блумингтон, Дулут, Рочестер, Бруклин-Парк.
Миннесота АКШка 1858 елда 32 нче штат буларак кабул ителгән.
Штат мәйданы — 225,365 мең км² (АКШта 12 нче урын). Төньякта һәм төньяк-көнчыгышында штат Манитоба һәм Онтарио Канада провинцияләре белән чиктәш. Көнчыгыштан ул Висконсин, көньякта Айова, көнбатышка Көньяк Дакота һәм Төньяк Дакота АКШ штатлары белән чиктәш.
*