Рамазан Җамалетдинов, Рамазан Ринат улы Җамалетдинов (Рамазан Ринатович Замалетдинов; 1995 елның 20 гыйнвары, РФ, Татарстан Республикасы, Буа районы, Иске Суыксу) — биюче, педагог-хореограф, 2015 елдан Казан шәһәр филармониясе муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе «Казан» бию ансамбленең балет артисты. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2026).
Тәрҗемәи хәле
1995 елның 20 гыйнварында Наши именинники в январе. Казанская городская филармония Вконтакте, 06.01.2020 Татарстан Республикасы Буа районының Иске Суыксу авылында туган. Биюләр белән бик иртә — җиде яшьтә мавыга башлаган. Хореографиягә мәхәббәте аңа әнисе Гүзәлдән күчкәнРамазан Замалетдинов из Старого Студенца будет танцевать в ансамбле «Казань». Новости Буинска, 11.06.2015.
Буаның академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбендә укыган. Сембер шәһәрендәге (хәзер — Сембер мәдәният һәм сәнгать көллияте Ульяновский колледж культуры и искусства) хореография классына укырга кергән. Төрле стильләрдә, жанрларда бии. Бигрәк тә халык биюләрен ярата. Уку вакытында иҗат тормышында актив катнашкан: мәсәлән, студентлар төркеме составында Казанга күрсәтмә чыгышларга барган. 2015 елда «Казан» бию ансамбленә эшкә чакырганнарРамазан Замалетдинов из Старого Студенца будет танцевать в ансамбле «Казань». Буинский муниципальный район, 11.06.2015. Моңа кадәр «Сембер бизәкләре» халык биюләре ансамбленең«Симбирские узоры» – коллектив, где рождаются настоящие звёзды сцены! Детская афиша. Ульяновск Вконтакте, 13.08.2025 актив солисты булган.
«Казан» бию ансамблендә
Бию коллективында Рамазан Җамалетдинов тиз арада әйдәп баручы солистка әверелә. Ул репертуарның төрле номерларында истә калырдай партияләр башкара. Күренекле эшләре арасында — «Борынгы болгарлар биюе» солосы (премьерасы 2016 елның 29 февралендә Камал театры сәхнәсендә булган).
Бию белән бер вакытта артист педагогика белән дә шөгыльләнә. Ул үрнәк «Мирас» балалар бию ансамблендә (җитәкчесе-баш балетмейстеры Дәүләт Умеров) халык биюе буенча педагог-хореограф һәм трюклар буенча тренер булып эшлиОбразцовый детский ансамбль танца «Мирас»Неделя открытых дверей продолжается. МАДОУ Детский сад № 67.
Шулай ук татар биюен киң аудитория арасында популярлаштыруга юнәлдерелгән проектларда актив катнаша. Мәсәлән, Казан мэриясенең «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кысаларында мастер-класслар үткәрә. Шундый дәресләрнең берсендә («Ярмәк вагы» биюе буенча) ул хезмәттәшләре белән бергә традицион биюне заманча аудитория өчен кызыклырак итү һәм киләсе буыннар өчен традицияләрне саклап калу өчен ничек заманчалаштырырга икәнен күрсәткәнНа Баумана в Казани звезды танцевальных шоу и коллективов обучат горожан татарскому танцу. Татар-информ, 25.07.2022.
Рамазан Җамалетдинов шулай ук ТНТда телевизион шоуында катнашкан.
Башкару эшчәнлеге һәм педагогикадан тыш, артист стандарт булмаган иҗади проектларда катнаша. Мәсәлән, аны MOÑ мәйданчыгында «Бию киче» театраль постановкасында күрергә була — бу татар халык биюен иҗади яктан яңадан аңлау омтылышы булган Бию киче. MOÑ театр мәйданчыгы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 — Татарстан Республикасының атказанган артисты — хореография сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Указ Раиса Республики Татарстан № 582 от 18.07.2026 «О присвоении почетного звания Заслуженный артист Республики Татарстан» Шәхси тормышы 19 яшендә никах укыткан, 7 елдан аерылган. Икенче хатыны Гарәбстанда яши, эшли. ДиндәФирүзә Гыйниятова. Биюче Рамазан Җамалетдинов: «Шоу-биз ул – шайтан оясы». Интертат, 29.09.2026.
Искәрмәләр
Сылтамалар Неделя открытых дверей продолжается. Видеоряд от МАДОУ Детский сад № 67 Танцует солист ансамбля танца «Казань» Рамазан Замалетдинов. Vk видео, 03:03 Татарский мужской танец-соло. Исполняет Рамазан Замалетдинов. Видео, 00:39
Төркем:Татар биючеләре Төркем:Хореографлар Төркем:Шәхесләр:Казан шәһәр филармониясе Төркем:Сембер мәдәният училищесын тәмамлаучылар